ЯҢАЛЫКЛАР


6
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Арча халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә 15 мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тәрбияләүче ата-ана өчен түгәрәк өстәл оештырылды. Әлеге чара Арча районының вәкиле башлыгы һәм Совет рәисе урынбасары катнашында узды. 

Бүген Яр Чаллының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе уздырылды. Әлеге чарада районның 12 предприятиесе һәм оешмасы вәкилләре катнашкан.

Алабугада Русия күләмендә милли чара - халык осталарын һәм һөнәрчеләрне җыйган Спасс ярминкәсе уздырылган. Бу бәйрәм чарасыннан Алабуганың “Забота” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге дә читтә калмаган.

Бүген Питрәчнең “Шатлык” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында җәй айларында туган балаларны котладылар. Туган көн-бала өчен иң истәлекле көннәрнең берсе. 

Алабуганың халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре мөмкинлекләре чикләнгән балалар һөнәри юнәлеш бирү буенча дәрес уздырды.


5
август, 2015 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Буаның “Гармония” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенә Казанда үтүче су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатына 24 чакыру билеты тапшырды. 

Статистик мәгълүматларга караганда, 4 нче августка республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 16505  эшсез кеше теркәлгән. Эшсезлек дәрәҗәсе бүгенге көндә 0,80% күрсәткечендә саклана.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы күзәтүенә караганда, 29 нчы июльдән алып 4 нче августка чаклы булган хисап атнасында  эшсез дип танылганнар арасыннан 86 кеше  күмәртәләп һәм берәмләп сәүдә итү тармагында эшкәртүче җитештерү тармагына караган эшеннән азат ителгән.

4
август, 2015 ел
сишәмбе

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» республика акциясе кысаларында Түбән Каманың "Веста"  гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү  үзәге педагоглары социаль ярдәмгә мохтаҗ булган 18 бала өчен чара уздырганнар. 

Түбән Каманың “Балкыш” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбия алучылар өчен “Мин тормышны сайлыйм” наркотикларга каршы программа кысаларында поход уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International