Түбән Каманың "Веста" үзәгендә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» дигән акция эше башланды

2015 елның 4 августы, сишәмбе

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» республика акциясе кысаларында Түбән Каманың "Веста"  гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү  үзәге педагоглары социаль ярдәмгә мохтаҗ булган 18 бала өчен чара уздырганнар. 

Бу чараны уздыру өчен Түбән Каманың "Татарстан – яңа гасыр"  республика иҗтимагый хәрәкәтенең территориаль бүлеге иганәче ярдәмен күрсәтте. Әлеге оешма хезмәткәрләре булачак беренче сыйныф укучыларына мәктәп кирәк-яраклары тутырылган матур букчалар бүләк итте. Чара бик күңелле һәм файдалы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International