Түбән Каманың "Балкыш" приютында тәрбия алучылар наркотиклар куллануга каршы чарада катнаштылар

2015 елның 4 августы, сишәмбе

Түбән Каманың “Балкыш” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбия алучылар өчен “Мин тормышны сайлыйм” наркотикларга каршы программа кысаларында поход уздырылды.

Тәрбия алучылар походта тиз арада палаткалар җыю, учак ягу буенча барлык кагыйдәләрен искә төшерделәр. Шулай ук укучылар автоматны җыярга өйрәнделәр.

Балалар күтәренке кәеф һәм яхшы эмоцияләр белән өйләренә таралышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International