Алабугада Русия күләмендә милли чара - халык осталарын һәм һөнәрчеләрне җыйган Спасс ярминкәсе уздырылган. Бу бәйрәм чарасыннан Алабуганың “Забота” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге дә читтә калмаган.
Үзәк карамагында торучы өлкәннәр мастер-классларда катнашты, мәдәни чарларда чыгыш ясады. Бәйрәмнең бизәге “Рябинушка” фольклор ансамбленең чыгышы булды.
Үзәк карамагында торучылар чараны оештыручыларга һәм үзәк хезмәткәрләренә зур рәхмәт белдерде.