Иң күп эштән китүчеләр – күмәртәләп һәм берәмләп сәүдә итү тармагыннан

2015 елның 5 августы, чәршәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы күзәтүенә караганда, 29 нчы июльдән алып 4 нче августка чаклы булган хисап атнасында  эшсез дип танылганнар арасыннан 86 кеше  күмәртәләп һәм берәмләп сәүдә итү тармагында эшкәртүче җитештерү тармагына караган эшеннән азат ителгән. Моңа охшаш хәл икътисадый эшчәнлекнең башка төрләрендә  дә  очрый. Башка тармакларга мөнәсәбәттә караганда эшеннән азат ителгәннәр саны болайрак бүленә: транспорт һәм элемтә – 31, мәгариф өлкәсе – 35, социаль-коммуналь шәхси хезмәтләр күрсәтү – 37, дәүләт идарәсе – 22, күчемсез мөлкәт белән операцияләр – 30, сәламәтлек саклау – 13, төзелеш – 30, кунакханә һәм ресторан бизнесы – 16, авыл хуҗалыгы, аучылык, урман хуҗалыгы – 25, электроэнергия, газ, су җитештерү һәм тарату – 5. Балыкчылык тармагында исә бер генә эштән китү очрагы да теркәлмәгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International