Буаның “Гармония” үзәге карамагында торучылар су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатына катнашты

2015 елның 5 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Буаның “Гармония” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенә Казанда үтүче су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатына 24 чакыру билеты тапшырды.

Өлкәннәр синхрон йөзү, су полосы һәм суга сикерү ярышларын күзәттеләр. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр күңелендә галәм масштабында уздырылган чарада катнашу – онытылмаслык тәэсирләр калдырды. Алар телевизор экраннары аша түгел, ә турыдан-туры трибуналардан Россия спортчылары өчен кайгырттылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International