Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,8%ны тәшкил итә

2015 елның 5 августы, чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, 4 нче августка республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 16505  эшсез кеше теркәлгән. Эшсезлек дәрәҗәсе бүгенге көндә 0,80% күрсәткечендә саклана.

Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 36386ка тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 3971  эш урыны ачык дип белдергәннәр.

Хисап атнасы барышында исә 650  кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 324е хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 39 кеше оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International