Бүген Питрәчнең “Шатлык” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында җәй айларында туган балаларны котладылар. Туган көн-бала өчен иң истәлекле көннәрнең берсе.
Бәйрәм уен формасында үзды. Балалар төрле җырлар, шигырләр сөйләделәр, ярыш, викторина, конкурсларда көч сынаштылар. Приютта тәрбия алучыларга бүләкләр дә тапшырылды.