ЯҢАЛЫКЛАР


4
август, 2015 ел
сишәмбе

Шушы көннәрдә Азнакайның “Омет” халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгенең мобиль бригадасы ведомстволар арасындагы план буенча районның ерактагы торак пунктларына чыккан. Чараның максаты Бөек Ватан сугышы ветераннарының  социаль ярдәмгә мохтаҗ булуын ачыклау, шулай ук өлкәннәргә, инвалидларга һәм аз тәэмин ителгән гаиләләргә яшәгән урыннарында социаль хезмәт күрсәтүдән гыйбарәт булган.

Республикада социаль хезмәт күрсәтүче дәүләт учреждениеләре арасында наркоманияне кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга юнәлдерелгән социаль программалар конкурсы буенча гаризалар кабул итү башланды. Чараны ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Республиканың социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге мәгълүмати-методика үзәге оештыра.

Шушы көннәрдә Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белән берлектә Әлмәт шәһәренең паркында һөнәри юнәлеш бирү буенча “Барлык һөнәр дә бик мөһим” дигән фестиваль узды. Чарада төрле яшьтәге мәктәп укучылары катнашты.

Яр Чаллының "Кояшкай" физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү Паралимпия уеннарының атналыгы үтте. Әлеге җәйге бәйрәм "Спорт ярышларында яңа рекордларга таба!" шигаре астында уздырылды. Атна дәвамында ике команда төрле ярышларда катнаштылар, футбол, волейбол, җиңел атлетика кебек уеннарда көч сынаштылар.

Буаның “Гармония” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре 442 нче Федераль закон кысаларында физик мөмкинчелекләре  чикләнгән балаларны тәрбияләүче гаиләләргә барып кайттылар. 

Бу көннәрдә Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта яшәүче 1 группа инвалид Казанда узучы су төрләре буенча дөнья чемпионатында булып кайтты.

3
август, 2015 ел
дүшәмбе
Түбән Каманың “Веста” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә балаларга карата көч куллану һәм рәхимсезлек күрсәтү очракларын профилактикалауда актив ярдәм итү буенча практик юнәлтелгән “Минем туган йортым” дигән семинар үткәрелде.

2013-2017 елларда кабул ителгән балалар мәнфәгатьләрендәге гамәлләрне Республика стратегиясен тормышка ашыру кысаларында Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Аленький цветочек" дигән комплекслы дәрес  узды.

Балалар зур кызыксыну белән стенд эчтәлеге белән таныштылар, белгечләр шикле предметлар очраса нишләргә кирәклеген аңлатты.


2
август, 2015 ел
якшәмбе

Түбән Каманың “Веста” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү  үзәгендә “Бөтен дөнья белән дус без” дип исемләнгән дәрес узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International