Яр Чаллы предприятиеләренә электромонтер, пешекче һәм бухгалтер кирәк

2015 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Яр Чаллының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе уздырылды. Әлеге чарада районның 12 предприятиесе һәм оешмасы вәкилләре катнашкан.

Эшкә урнашырга теләүчеләр өчен түбәндәге булгечлекләр буенча вакансия тәкъдим ителде: автомобиль йөртүчесе, бульдозер машинисты, кондуктор, фрезеровщик, кладовщик, стропальщик, балта остасы һ. б.

Ярминкә барышында оешмалар вәкилләре эш шартлары, эшкә алучыга карата таләпләр белән таныштырган. Яр Чаллыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелгән. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре, үз чиратларында, катнашучыларга хезмәт базарындагы хәл һәм актуаль вакансияләр турында сөйләгән.

Чарага 230 кеше килгән иде. Шуларның 14енә эш урынына юллама тапшырылды.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International