ЯҢАЛЫКЛАР


12
август, 2015 ел
чәршәмбе

Бу көннәрдә Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында җәйге спартакиада үткәрелде.

Статистик мәгълүматларга караганда, 12 нче августка республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 16375  эшсез кеше теркәлгән. Эшсезлек дәрәҗәсе бүгенге көндә 0,8% күрсәткечендә саклана.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Баулы муниципаль районына эш сәфәре барышында Кырым-Сарай авылында фельдшерлык-акушерлык пунктын ачты.

11
август, 2015 ел
сишәмбе
Бу көннәрдә Балтачның “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре һәм ДЦ “Волонтер” СДР РТ активистлары белән берлектә “Романтик” лагеренда ял итүче балалар өчен Республика көненә багышланган рәсем конкурсы һәм викторина үткәрделәр.

Шушы көннәрдә Тукай районының "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Физкультурник көне узды. Әлеге чарада төрле категория гаиләләрдән 38 бала катнашты. Бу дәреснең төп максаты сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, балаларның сәламәтлекләрен ныгыту, чыныктыру якларын, начар гадәтләрдән арыну мөмкинлеген күрсәтү.

Кукмараның “Милосердие” физик мөмкинлеләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагында тәрбия алучылар социаль педагоглар, хезмәт буенча инструкторлар белән берлектә кул астындагы материаллардан төрле әйберләр ясаганнар.

Чара барышында волейбол уены буенча ярышлар үткәрелде. Биредә  балалар һәм үзәк хезмәткәрләре үзләренең җитезлекләрен һәм күнекмәләрен күрсәтте.  Ярышларда балалар командасы җиңү яулады.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында хезмәтне саклау таләпләрен тикшерү буенча укыту эше тәмамланды.

Матур гореф-гадәткә әйләнгән интернат ачылу көнен Җәлил районының өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интренат-йортында тәрбияләнүчеләр өзелеп көтеп алалар. Быелгы бәйрәм дә килгән кунаклар һәм интернат хезмәткәре ярдәмендә гөрләп узды.

"Татарстан Республикасы яшьләренә патриотик тәрбия бирү" республика максатчан программасын тормышка ашыру кысаларында Түбән Каманың “Веста” гаилә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү үзәге белегечләре “Гангут борыны янында диңгез сугышы” дигән чара уздырганнар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International