Статистик мәгълүматларга караганда, 12 нче августка республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 16375 эшсез кеше теркәлгән. Эшсезлек дәрәҗәсе бүгенге көндә 0,8% күрсәткечендә саклана.
Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 35992гә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 2592 эш урыны ачык дип белдергәннәр.
Хисап атнасы барышында исә 626 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 340ы хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 33 кеше оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.