Түбән Каманың "Веста" үзәге карамагындагы балалар патриотик тәрбия буенча дәрестә катнаштылар

2015 елның 11 августы, сишәмбе

"Татарстан Республикасы яшьләренә патриотик тәрбия бирү" республика максатчан программасын тормышка ашыру кысаларында Түбән Каманың “Веста” гаилә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү үзәге белегечләре “Гангут борыны янында диңгез сугышы” дигән чара уздырганнар.

Балалар зур горурлык белән тарихи вакыйгалар турында эчтәлекле мәгълүматны тыңладылар, үзәк белгече биргән сорауларга кызыксынып җавап бирделәр. Диңгез темасы белән бәйле булган кроссворд, ребус, табышмаклар чиштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International