Балтачның “Наз” үзәгендә Республика көненә багышланган чара узды

2015 елның 11 августы, сишәмбе

Бу көннәрдә Балтачның “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре һәм ДЦ “Волонтер” СДР РТ активистлары белән берлектә “Романтик” лагеренда ял итүче балалар өчен Республика көненә багышланган рәсем конкурсы һәм викторина үткәрделәр.

Сораулар Татарстан Республикасының тарихына, халыкара традицияларына каралган иде. Викторинада һәм рәсем конкурсында катнашкан балаларга истәлекле буләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International