ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Баулы муниципаль районына эш сәфәре барышында Кырым-Сарай авылында фельдшерлык-акушерлык пунктын ачты.
Республика Дәүләт Советы Рәисе район башлыгы Рамил Гатиятуллин озатуында Баулыда өлкәннәр һәм инвалидлар интернатында булды, анда исә 52 кеше яши. Күптән түгел биредә капиталь ремонт башланды.
Бүген Баулыда Г.Тукай һәм М.Җәлил исемендәге дәүләт премияләре лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинга һәйкәл ачу тантанасы булды. Аны куюда нефтьчеләр шактый финанс ярдәм күрсәткән, шулай ук шәһәрлеләр дә өлеш керткән.
Районның Мәдәният йортында Фәрит Мөхәммәтшин Баулы районы активы белән очрашты.
Парламент Рәисе районда яшәүчеләр белән очрашуда соңгы елда республиканың үсеш күрсәткечләрен билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, соңгы биш елда Татарстан икътисад һәм социаль өлкәләрне модернизацияләүгә 2,3 трлн сум чамасы акча юнәлдерелгән.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Татарстанның иҗтимагый-сәяси тормышының төп аспектларына тукталды, сайлау процессы турында сүз булды. 13 сентябрьдә, бердәм тавыш бирү көнендә, бер үк вакытта Татарстан Республикасы Президенты һәм җирле совет депутатлары сайлаулары узачак. Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, сәяси вазгыять шулай урнашты ки, күп санлы татарстанлыларның ышанычын яулаучы лидер – Рөстәм Миңнеханов.
Очрашудан соң журналистлар белән фикер алышуда Фәрит Мөхәммәтшин, гомумән, Баулы динамик үсеш ала, биредә яшәүчеләр район тормшындагы уңай үзгәрешләрне югары бәялиләр, куелган бурычларны уңышлы хәл итәләр, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара хезмәттәшлек бүлеге.