Җәлил районының интернат-йортында бәйрәм чарасы гөрләп узды

2015 елның 11 августы, сишәмбе

Матур гореф-гадәткә әйләнгән интернат ачылу көнен Җәлил районының өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интренат-йортында тәрбияләнүчеләр өзелеп көтеп алалар. Быелгы бәйрәм дә килгән кунаклар һәм интернат хезмәткәре ярдәмендә гөрләп узды.

Концерт номерларына, уеннарга, биюләргә бай булган чара интернат-йортта яшәүчеләр күңеленә хуш килде. Бәйрәм чарасы ахырында барлык катнашучыларга да ашамлыклар пакетлары таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International