"Татарстан Республикасы яшьләренә патриотик тәрбия бирү" республика максатчан программасын тормышка ашыру кысаларында Түбән Каманың “Веста” гаилә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү үзәге белегечләре “Гангут борыны янында диңгез сугышы” дигән чара уздырганнар.
2019 елда һөнәр осталыгы буенча WorldSkills Competition дөнья чемпионаты Казанда узачак. Бу хакта WorldSkills Генераль Ассамблеясы утырышы йомгаклары буенча билгеле булды, утырыш Сан-Паулуда (Бразилия) узды.
Бүген Алабуганың “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясе кысаларында аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга бүләкләр тапшыру тантанасы булып узган.
Түбән Каманың "Балкыш" балалр һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Республикада балалар мәнфәгатьләрендәге гамәлләрнең стратегиясе кысаларында “Очалар һәм безелдиләр” дигән комплекслы дәрес узды.
Бүген Балтачның “Наз”социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 46 социаль һәм 8 медицина хезмәткәрләре җыелышы узган.
Яр Чаллының "Кояшкай" физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә “Могҗизалар тулы урман” дигән чара узды.
27 июльдән алып 4 нче августка чаклы Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының вәкаләтле вәкилләре тарафыннан Кайбыч районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең халыкны эш белән тәэмин итү буенча дәүләт гарантияләрен үтәү, инвалидларны эшсез сыйфатында теркәү буенча эшчәнлеген тикшерде.
Бүген Менделеевскийның "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбия алучылар шагыйрь Марсель Гимазетдинов йортында мемориал тактаны ачу тантанасында катнаштылар.