Бөгелмәнең тернәкләндерү үзәгендә Физкультурник көнен бәйрәм итү кысаларында чара узды

2015 елның 11 августы, сишәмбе

Бүген Бөгелмәнең "Возрождение" физик мөмкинлекләре чикләнгән  балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Физкультурник көнен бәйрәм итү кысаларында чара узды.

Чара барышында волейбол уены буенча ярышлар үткәрелде. Биредә  балалар һәм үзәк хезмәткәрләре үзләренең җитезлекләрен һәм күнекмәләрен күрсәтте.  Ярышларда балалар командасы җиңү яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International