ЯҢАЛЫКЛАР


14
август, 2015 ел
җомга

Бүген сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау максаты белән Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен  социаль приютында “Физкультурник көне” бәйрәме булып узды.

Бу көннәрдә ТАССРның төзелүенә 95 ел тулу уңаеннан Теләче районының “Родник” халыкка социаль  ярдәм күрсәтү белгечләре, үзәк карамагында торучы балалар Теләче районының туган якны өйрәнү музеенда булдылар.


13
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бу көннәрдә Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министырының урынбасары Клара Тәҗетдинова Түбән Каманың социаль оешмалары коллективлары белән очрашу уздырды.

Парклар һәм скверлар елы кысаларында Бөгелмәнең "Возрождение"физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә “Хезмәт куярга һәрвакыт кирәк” дигән акция оештырдылар.

Казанның «Возрождение» физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә “Куркынычсыз селфи” дип исемләнгән чара узды.

Министрлыкта видеоконференция режимында чираттагы киңәшмә булып узды. Аның эшендә министрлык карамагындагы учреждениеләр  һәм социаль яклау идарәләре җитәкчеләре белән бергә ТР муниципаль берәмлекләренең башкарма комитет җитәкчеләре, ТР буенча Федераль салым хезмәте, РФнең ТР буенча социаль иминиятләштерү фонды, ТР буенча федераль миграция  хезмәте, Проуратура органнары вәкилләре дә катнашты.

Бүген Яшел Үзәннең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе уздырылды. Әлеге чарада районның предприятияләре һәм оешмалары вәкилләре катнашты.

Бу көннәрдә Азнакайның "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә балаларга карата көч куллану һәм рәхимсезлек күрсәтү очракларын профилактикалау кысаларында “Ихтыяҗларны белдерү һәм аңлау” дигән төркемле дәрес узды.

Шушы көннәрдә Биектау мәдәният йортында хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының министр урынбасары Наталья Владимировна Бутаева катнашында эшлекле очрашу узды. Биредә Биектау районының 17 номерлы Республика медицина профилактикасы, “Эмет” халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы, эш белән тәэмин итү үзәкләренең хезмәт коллективлары катнашты. Чара барышында ТРның Президентын сайлау эшенә кагылышлы әзерлек сораулары каралды.

Бүген “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә Чепья мәдәният йорты хезмәткәрләре хәйрия концерты белән килделәр. Әлеге концерт бик күңелле узды. Татар, удмурд, мари биюләре тернәкләнүчеләрнең күңелләрен күтәреп җибәрде. Чара төрле шаян мәзәкләр, такмаклар белән бергә үрелеп барды. Катнашучылар тернәкләнүчеләр белән бергә яшьлекләрен искә алып, яшьлек җырларын җырлап, биеделәр.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International