Шушы көннәрдә Тукай районының "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Физкультурник көне узды. Әлеге чарада төрле категория гаиләләрдән 38 бала катнашты. Бу дәреснең төп максаты сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, балаларның сәламәтлекләрен ныгыту, чыныктыру якларын, начар гадәтләрдән арыну мөмкинлеген күрсәтү.
Чара җиңел разминкадан башланып китте. Балалар 4 командага бүленде, үзләренә исем һәм девиз уйлап тапты.
Бәйрәм ахырында барлык катнашучыга да шарлар, татлы призлар һәм мактау кәгазьләре тапшырылды