ЯҢАЛЫКЛАР


27
октябрь, 2015 ел
сишәмбе
Иртәгә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында мәрхәмәтсез караш һәм көч куллануны булдырмаска юнәлтелгән ачык форум узачак.

"Мәхәббәт өстенлеге" клубы эшчәнлеге кысаларында Түбән Каманың “Веста” гаиләгә һәм балаларга ярдәм итү үзәгенә конфликтлар кичерүче гаиләләрне чакырдылар.

Шушы көннәрдә Буаның "Гармония" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге авыр хәлдә калган гаиләләр өчен беренчел кирәк-ярак әйберләре җыюны оештырды.

Шушы көннәрдә "АК БАРС СОЗИДАНИЕ" хәйрия фонды Алабуга балалар йортында тәрбияләнүче 20 бала өчен Мәскәү шәһәренә экскурсия оештырды.

Кичә Кама Тамагының "Богордский рай" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә хезмәт инструкторы Әлфия Гимадеева «Осень угощай – лукошко открывай» дип исемләнгән танып-белү күңел ачу чарасы оештырды.
Шушы көннәрдә Кукмара районында “Киләчәккә билет” Республика иншалар бәйгесенең беренче сайлап алу этабы узды. Әлеге конкурс гомуми белем бирү мәктәпләренең 7-10 сыйныф укучылары өчен оештырылган иде.
Шушы көннәрдә "Тәтеш балкышы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре Тәтеш районы гадәттән тыш хәлләр министрлыгының күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге белән берлектә социаль куркыныч һәм авыр тормыш хәлендә булган гаиләләрнең торак йортлары карап чыктылар.
Шушы көннәрдә Балтачның "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә хәйрия концерты узды. Бирегә концерт белән Салавыч мәдәният йортының үзешчән сәнгатьтә катнашучылары килгән иде.
Мамадыш "Забота" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә традицион көзге бал уздырылды.
Шушы көннәрдә Чистайның “Салават күпере” халыкны социаль тәэмин итү комплекслы  үзәгендә Чернобыль атом станциясендә булган авариядә катнашучы Павел Мизинцев кунакта булып кайтты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International