ЯҢАЛЫКЛАР


26
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгында социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өч яклы комиссиясе янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды. Аның төп темасы оешмалар тарафыннан үтәлә торган мәҗбүри социаль, пенсия, медицина иминиятләштерүләре өчен түләүләр, хезмәт хакын вакытында түләмәү буенча финанс-икътисадый хәл һәм бурычларны каплау мәсьәләләре буларак яңгырады.

Бүген Арчаның "Исток надежды" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре педагогика көллияте студентлар белән берлектә күп ярыш буенча спорт чарасы уздырды.
Бүген Яр Чаллының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә Министрлык тарафыннан "Биеклектә эш башкарганда персоналның системалы гамәлләре һәм идарә карарлары" темасына зональ семинар оештырылды.
Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләр үзәк карамагындагы балалар өчен юл куркынычсызлыгы кагыйдәләренә багышланган чара үткәрде.
Шушы көннәрдә Тукайның "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре "Мин үзенә бер төрле ата-ана баласы” клубының чираттагы утырышын оештырды. Биредә мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләр катнашты.
Шушы көннәрдә Азнакайның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре ТИСБИ университетының психология фәннәре кандидаты Елена Багрова белән берлектә 8 нче һәм 9 нчы мәктәп укучылары өчен һөнәри үзбилгеләнеш тренингы оештырганнар.
Шушы көннәрдә Татарстан делегациясе Ленинград өлкәсенең  халыкны социаль яклау комитеты тарафыннан оештырылган коннферециядә катнашты. Биредә өлкән буын проблемалары каралды.
Шушы көннәрдә Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә инвалидларны эшкә урнаштыру өчен квота билгеләү буенча һәм аеруча социаль яклауга мохтаҗ гражданнарны чиратта тоту турында киңәшмә узды.

"Татарстан Республикасында яшьләргә патриотик тәрбия бирү"  республика программасы кысаларында  Түбән Каманың "Веста" үзәге  социаль педагоглары "Россиядә эшләнгәндигән дәрес уздырганнар.

Питрәчнең "Шатлык" социаль приюты карамагындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен белгечләр “Лаеклы узган тормыш” исеме астында китап күргәзмәсе оештырганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International