Иртәгә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында мәрхәмәтсез караш һәм көч куллануны булдырмаска юнәлтелгән ачык форум узачак.
Форумның пленар өлешендә балигъ булмаганнарга карата көч куллануны булдырмаска юнәлтелгән нәтиҗәле технологияләр турында сөйләшәчәкләр.
Форумда балигъ булмаганнарга карата көч куллануны кисәтүгә, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга юнәлтелгән социаль программалар республика конкурсына йомгак ясалачак
Чара сәг. 10:00 башлана.