Кичә Кама Тамагының "Богордский рай" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә хезмәт инструкторы Әлфия Гимадеева «Осень угощай – лукошко открывай» дип исемләнгән танып-белү күңел ачу чарасы оештырды.
Әлеге чара барышында өлкәннәр конкурсларда катнашты, көз һәм мәхәббәт турында җырлар башкарды, төрле табышмакларга җавап эзләде. Аккомпаниатор Александр Захаров баянда уйнады, катнашучылар рус классиклары шигырьләрен укыды.