Шушы көннәрдә "Тәтеш балкышы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре Тәтеш районы гадәттән тыш хәлләр министрлыгының күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге белән берлектә социаль куркыныч һәм авыр тормыш хәлендә булган гаиләләрнең торак йортлары карап чыктылар.
Обход барышында гражданнар өчен янгын куркынычсызлыгы таләпләре турында инструктаж үткәрелде.
Янгын куркынычсызлык таләпләрен бозу 5 бала тәрбияләгән гаиләдә ачыкланды.