Мамадыш "Забота" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә традицион көзге бал уздырылды.
Очрашу “Сары яфраклар” вальсы белән башланып китте. Балның әби патшасы көзге бүләкләр белән килгән иде.
Бәйрәмдә төрле конкурслар үткәрелде, концерт номерлары куелды. Шулай ук рус һәм татар җырлары, шигырьләре яңгырады.