Шушы көннәрдә Буаның "Гармония" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге авыр хәлдә калган гаиләләр өчен беренчел кирәк-ярак әйберләре җыюны оештырды.
Бу максат белән хезмәткә район газетасында белдерү урнаштырды. Шунда ук игелекле кешеләр табылып, кровать һәм гаилә әгъзалары өчен әйберләр алып килде. Моннан тыш, гаиләләргә азык-төлек пакетлары белән ярдәм күрсәтелде.