Шушы көннәрдә "АК БАРС СОЗИДАНИЕ" хәйрия фонды Алабуга балалар йортында тәрбияләнүче 20 бала өчен Мәскәү шәһәренә экскурсия оештырды.
Мәдәни программа Мәскәү урамнары буйлап экскурсия белән башланды. Балалар мәдәни һәм тарихи объектлар, һәйкәлләргә сокланды.
Балалар йортында тәрбияләнүчеләр Кызыл мәйданда һәм Мәңгелек ут янында булдылар. Шулай ук "Хыял" циркы да балаларда тирән тәэсирләр калдырды.