Салавыч мәдәният йорты артистлары Балтачның "Наз" үзәгендә булдылар

2015 елның 27 октябре, сишәмбе

Шушы көннәрдә Балтачның "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә хәйрия концерты узды. Бирегә концерт белән Салавыч мәдәният йортының үзешчән сәнгатьтә катнашучылары килгән иде.

Фирая Зиганшина, Миләүшә Фатыхова, Жамилә Сибгатуллина җырлары аеруча атмосфера тудырды. Илшат Галимуллин, исә, гармунында уйнады. Шулай ук үз иҗаты белән районның Инвалидлар җәмгыяте рәисе Рамазан Фарзиев тә таныштырда, ул шигырьләр яза икән.

"Наз" үзәге хезмәткәрләре үзешчән сәнгать әгъзаларын рәхмәтләрен җиткерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International