Кукмара районында һөнәрләр турында иншалар конкурсына йомгак ясалды

2015 елның 27 октябре, сишәмбе

Шушы көннәрдә Кукмара районында “Киләчәккә билет” Республика иншалар бәйгесенең беренче сайлап алу этабы узды. Әлеге конкурс гомуми белем бирү мәктәпләренең 7-10 сыйныф укучылары өчен оештырылган иде.

Конкурста барлыгы татар һәм рус телләрендә язылган 44 эш катнашты. Комиссия әгъзалары язмаларны 3 номинация буенча бәяләде: "Хезмәт Кешесе. Минем һөнәрем. Минем карьера", "Хезмәт династиясе", "Киләчәк һөнәрем".

Бәйгенең район этабында җиңүчеләргә мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды. Барлык конкурста катнашучыларга рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр бирелде.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International