ЯҢАЛЫКЛАР


27
ноябрь, 2015 ел
җомга

Шушы көннәрдә Лаешның мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре парклар һәм скверлар елы кысаларында “Урманда үз-үзеңне ничек тотарга?” дигән чара үткәрделәр.

Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре дәүләт янгын күзәтчелеге һәм полиция әгъзалары белән берлектә профилактик чара уздырдылар.

Бүген Чистайның "Салават Күпере" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре балалар өчен “Минем әнием иң яхшысы” дип аталган әниләр көненә багышланган чара үткәрделәр.

Бүген Биектауның "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре "Минем сөйкемле әнием" дигән чара үткәрделәр. Ул әниләр көненә багышланган иде.

Шушы көннәрдә Балтачның "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагындагылар саф һавада үткәрелгән чарада катнашты. 

Минзәлә районының Мияшево авылында Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәре Зөлфия Гәрәева әниләр көненә багышланган “Әбиләр утырышы” оештырды.

Шушы көннәрдә Менделеевскның "Өмет Яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен Әниләр көненә багышланган "Хатын-кызлардан иң күркәме" дип исемләнгән чара узды. 

Шушы көннәрдә Кукмараның "Милосердие" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен  тернәкләндерү үзәгендә "Минем сөйкемле әниемә" исеме атында балалар иҗаты күргәзмәсе оештырылды. 


26
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

РФ Федераль Җыенының Федерация Советы әгъзасы Елена Мизулина Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның ЗАГСта язылышкан парларның мөнәсәбәтләрен рәсми рәвештә өзү процессын катлауландыру инициативасын хуплый.

Шушы көннәрдә Тукай районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Без хәтерлибез!" проектын гамәлгә ашыра башладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International