Шушы көннәрдә Балтачның "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагындагылар саф һавада үткәрелгән чарада катнашты.
Үзәкнең шәфкать туташы Ильзамия Сафина "Тренажер Агашина" терапиясе үткәрде. Әлеге тренажер, физик һәм эмоциональ хәле яхшыртырга ярдәм итә.
Пенсионерлар һәм инвалидлар табигать матурлыгы белән хозурланды, саф һавада сәламәтлекне ныгыту серләре белән уртаклашты.