Кукмараның "Милосердие" үзәгендә балаларның иҗат эшләре күргәзмәсе узды

2015 елның 27 ноябре, җомга

Шушы көннәрдә Кукмараның "Милосердие" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен  тернәкләндерү үзәгендә "Минем сөйкемле әниемә" исеме атында балалар иҗаты күргәзмәсе оештырылды. 

Укучылар әниләре өчен квиллинг, күләмле аппликация техникасында башкарылган сувенирлар әзерләде. Шулай ук биредә инвалид бала Азия Юзмухаметова булдырган күргәзмә дә тәкъдим ителде. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International