ЯҢАЛЫКЛАР


26
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

26-27 ноябрь көннәрендә Казанда “Ана булу изгелеге”/“Святость материнства” Бөтенроссия программасының IV форумы уздырыла. Чара Илкүләм дан үзәге һәм Андрей Первозванный фонды тарафыннан “Истоки” максатчан капитал фонды һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән оештырыла.

Бүген «Родник» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре үзәк ял паркында балалар белән берлектә  «Сәламәт яшәү рәвеше!» дип аталган  дискотека үткәрделәр.

Бүген Кама Тамагы бистәсендә Халыкара әниләр көненә багышланган «Минем белән сөйләшче, әни…» дигән чара үткәрделәр.

Лениногорск халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Г. Тукай исемендәге китапханә белән берлектә әниләр көне уңаеннан "Исток – Башлангыч" дигән чара узды.

Минзәлә «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балалр өчен  курку хисен җиңәргә өйрәтүче чара үткәрделәр.  

Парклар һәм скверлар елы кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Җиңү паркында «Без сәламәт яшәү рәвеше өчен!» дип исемләнгән савыктыргыч спорт чарасы оештырды. Әлеге чарада өлкән яшьтәге гражданнар да катнашты.

Шушы көннәрдә парклар һәм скверлар елы кысаларында Яр Чаллының "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре карамактагылар белән "Мәдәният һәм Ял Паркы"на  сәламәтләнү максатыннан йөрергә чыктылар.

 Бүген Чистай паркының «Скарятин бакчасында» «Салават күпере» балаларга һәм гаиләгә социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре "Мангуст" яшүсмер волонтерлар отряды  белән берлектә “Гаиләдә хатын-кыз өстендә көч” дигән белешмәлекләр тарату акциясе үткәрде.


25
ноябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Бөек язучылар әсәрләре белән танышу максатыннан Яр Чаллы «Гренада» паркында «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют хезмәткәрләре «Библиосад» дигән чара оештырды.

9ыннан алып 17 ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының вәкаләтле вәкилләре тарафыннан Чистай районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең  халыкны эш белән тәэмин итү буенча дәүләт гарантияләрен үтәү, инвалидларны эшсез сыйфатында теркәү буенча эшчәнлеген тикшерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International