Лаеш балаларын урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырдылар

2015 елның 27 ноябре, җомга

Шушы көннәрдә Лаешның мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре парклар һәм скверлар елы кысаларында “Урманда үз-үзеңне ничек тотарга?” дигән чара үткәрделәр.

Дәрестә балалар кагыйдәләр белән танышты, көз турында шигырьләр укыды, табышмакларга җавап бирде.

Оештыручылар сүзләренә караганда, мондый дәресләр табигатькә сак караш, мәхәббәт тәрбияләргә ярдәм итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International