Минзәләнең комплекслы үзәге белгече “Әбиләр утырышы” уздырды

2015 елның 27 ноябре, җомга

Минзәлә районының Мияшево авылында Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәре Зөлфия Гәрәева әниләр көненә багышланган “Әбиләр утырышы” оештырды.

Бирегә килүче өлкән яшьтәге гражданнар яшьлек җырларын исләренә төшерде, биеде-уйнады, күңел ачты. Татар халык уеннары, мәзәкләре, табышмаклары әбиләргә кабатланмас хисләр бүләк итте.

Әлеге чара чәй өстәле артында тәмамланды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International