Шушы көннәрдә Менделеевскның "Өмет Яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен Әниләр көненә багышланган "Хатын-кызлардан иң күркәме" дип исемләнгән чара узды.
Социаль-тернәкләндерү бүлеге белгечләре бәйрәм программасы әзерләгән иде. Чара матур шигырьләр һәм җырлар белән башланып китте, төрледән-төрле конкурслар белән үрелеп барды.
Әниләр бәйрәме җылы атмосферада үтте.