Шушы көннәрдә Тукай районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Без хәтерлибез!" проектын гамәлгә ашыра башладылар. Әлеге проект ААҖ РИТЭК социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында җиңеп чыкты.
Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Светлана Петрова балигъ булмаган балаларны үзәк базасында узачак чаралар белән таныштырды.
Белгечләре балалар белән берлектә мәгълүмати альбом-презентациясен тутырды, стендка китаплар элде.