Биектауның "Өмет" үзәгендә әниләр көненә багышланган чара узды

2015 елның 27 ноябре, җомга

Бүген Биектауның "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре "Минем сөйкемле әнием" дигән чара үткәрделәр. Ул әниләр көненә багышланган иде.

Очрашу балаларда әниләренә карата мәхәббәт хисен тәрбияләү, рәхмәт сүзләрен әйтергә өйрәтү максатыннан үткәрелде.

Биредә катнашучы гаиләләр оештуручыларга рәхмәтләрен белдерде. Чара ахырында барлык әниләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International