Күп балалы гаиләләрне янгын сүндерүче җиһазлар белән тәэмин иттеләр

2015 елның 27 ноябре, җомга

Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре дәүләт янгын күзәтчелеге һәм полиция әгъзалары белән берлектә профилактик чара уздырдылар.

Вазифаи затлар шәһәрнең шәхси йортларында яшәүче күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә булып кайтты. Рейд барышында өлкәннәргә һәм балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү зарурлыгы турында искәрттеләр.

Әңгәмәдән соң үзәк хезмәткәрләре гаиләләргә янгын сүндерүче җиһазлар тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International