Бүген Менделеевскның "Өмет Яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль-тернәкләндерү бүлеге карамагындагылар Алабуга шәһәрендә рәссам Иван Иванович Шишкинның йорт-музеенда булып кайтты.
Бүгенге көндә эшсез гражданнар саны республикада 18505 кешене тәшкил итә, бу узган атнага караганда 151 кешегә кимрәк. Шулай итеп, эшсезлек дәрәҗәсе 0,9%ны тәшкил итә.
Шушы көннәрдә Арча ВДПО рәисе Әмир Әмирфатов җитәкчелегендә аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләрнең тугыз торак бинасында хәбәр итү приборлары урныштырылды, шулай ук аңлату эшләре алып барылды.
2 апрельдә Бөтендөнья аутизм проблемалары турында мәгълүмат бирү көне кысаларында Казанның “Апрель” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хәйрия акциясе уздырачак.
Кичә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек” хакында киңәшмә узды.
Бүген Кукмараның "Милосердие" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә чираттагы һөнәри юнәлеш бирүче чара узды.
Шушы көннәрдә Алабуганың халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә һөнәри юнәлеш бирү буенча оештырылган социаль проектлар конкурсында катнашучыларны һәм җиңүчеләрне бүләкләү узды.
Бүген Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль педагогы Әлфия Хөснетдинова "Сәламәтлек безнең кулда" курсы кысаларында дәрес үткәрде.
Бүген Арчаның "Исток надежды" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә түгәрәк өстәл узды.
Бүген Теләченең "Родник" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре өчен беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча укулар үтте.