Казанның “Апрель” тернәкләндерү үзәге хәйрия акциясе оештыра

2016 елның 23 марты, чәршәмбе

2 апрельдә Бөтендөнья аутизм проблемалары турында мәгълүмат бирү көне кысаларында Казанның “Апрель” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хәйрия акциясе уздырачак.

Чарада волонтерлар, югары уку йортлары студентлары, ата-аналар, шулай ук теләге булган һәркем катнаша алачак. Акция барышында флешмоб, фаер-шоу, мәгълүмати белешмәлекләр тарату һәм башкалар планлаштырылган.

Чара Г. Камал театры мәйданында 16.00 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International