Түбән Каманың "Веста" үзәгендә наркотикларга каршы чара оештырылды

2016 елның 22 марты, сишәмбе

Бүген Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль педагогы Әлфия Хөснетдинова "Сәламәтлек безнең кулда" курсы кысаларында дәрес үткәрде. 

Чараның максаты - начар гадәләргә карата тискәре караш формалаштыру. Биредә 11-13 яшьтәге 19 бала катнашты. 

Дәрес барышында укучылар тренинг күнегүләр эшләде, агулы матдәләр турында фикер алышты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International