Бүгенге көндә эшсез гражданнар саны республикада 18505 кешене тәшкил итә, бу узган атнага караганда 151 кешегә кимрәк. Шулай итеп, эшсезлек дәрәҗәсе 0,9%ны тәшкил итә.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре 24000 вакансиягә ихтыяҗ белдергән. Бу атнада гына эш бирүчеләр 3105 вакантлы урын тәкъдим иткән.
Барлыгы хисап атнасында эшсез дип 770 кеше танылган. Шуларның 372се эш урыныннан үз теләкләре белән киткән булса, 55е оешма бетү яки кыскартылу сәбәпле эшен калдырырга мәҗбүр булган.