Шушы көннәрдә Арча ВДПО рәисе Әмир Әмирфатов җитәкчелегендә аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләрнең тугыз торак бинасында хәбәр итү приборлары урныштырылды, шулай ук аңлату эшләре алып барылды. Әлеге чаралар барышында Балтачның "Наз" үзәге белгече Олеся Закирова янгын куркынычсызлыгы буенча гаилә әгъзалары белән инструктаж үткәрде һәм белешмәлекләр тапшырды.
Гаиләләр рәхмәтләрен белдерде һәм мондый эшчәнлекнең кирәклеге турында ассызыклады.