Кукмараның “Милосердие” үзәге карамагындагылар һөнәри юнәлеш бирүче чараларда катнаша

2016 елның 23 марты, чәршәмбе

Бүген Кукмараның "Милосердие" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә чираттагы һөнәри юнәлеш бирүче чара узды. Биредә балалар ике командага бүленеп, һөнәрләр дөньясы турында табышмакларга җавап эзләде, мәкальләр төзеде, ишарәләр ярдәмендә һөнәрләрене күрсәтте.

Белгечләр сүзләренә караганда, мондый чаралар коллективта эшләргә өйрәтә, хезмәткә һәм кешеләргә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International