Арчаның “Исток Надежды” үзәгендә Халыкара Даун синдромы белән яшәүчеләр көне уңаеннан чара узды

2016 елның 22 марты, сишәмбе

Бүген Арчаның "Исток надежды" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә түгәрәк өстәл узды.

Монда Даун синдромы белән яшәүче балаларның әти-әниләре үзенчәлекле балаларны тәрбияләү тәҗрибәләре белән уртаклашты.

Үзәк белгечләре сорауларга җавап бирде, өй шартларында шөгыльләнү өчен күнегүләр күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International