Алабуганың халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә социаль проектлар конкурсына нәтиҗәләр ясалды

2016 елның 22 марты, сишәмбе

Шушы көннәрдә Алабуганың халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә һөнәри юнәлеш бирү буенча оештырылган социаль проектлар конкурсында катнашучыларны һәм җиңүчеләрне бүләкләү узды.

Әлеге конкурс “Һөнәри юнәлеш бирүче кинотеатр” проектын гамәлгә ашыру буенча 8-11 сыйныф укучылары арасында узды.

Конкурс комиссиясенә 15 социаль проект тәкъдим ителгән иде. Алар мәктәпләрдә һөнәри юнәлеш бирү эшенә, эшче һөнәрләренең һәм инженерлык белгечлекләренең абруен арттыруга юнәлтелгән.

Проектларны бәяләгәндә гамәли куллану дәрәҗәсе исәпкә алынды.

Конкурста катнашучыларның барысы да дипломнар, ә җиңүчеләр –сертификатлар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International