Бүген Теләченең "Родник" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре өчен беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча укулар үтте.
Әлеге чара Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кадрлар әзерләү һәм тармакны үстерү буенча комплекслы үзәге тарафыннан оештырылды.
Биредә уңайлы формада квалификацияле укытучылар беренче ярдәм күрсәтү буенча теоретик яктан сорауларга ачыклык кертте һәм гамәли күнекмәләргә өйрәтте.
Курс ахырында барлык тыңлаучылар сертификатлар алды.