Кичә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек” хакында киңәшмә узды.
Киңәшмә барышында түбәндәге сораулар каралды: ветераннарның торак шартларын яхшырту, ветераннарның фатирларында капиталь ремонт үткәрү, ветераннарга тернәкләндерү һәм сәламәтләндерү хезмәтләре күрсәтү, “Безнең кадерле ветеран” акциясен гамәлгә ашыру.
Моннан тыш, киңәшмәдә катнашучылар Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүне оештыру буенча эшчәнлеккә йомгак ясадылар һәм булачак вакыйгаларны оештыру хакында фикер алыштылар.